Үткәннәрнең битләреннән

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» дигән республика социаль-гуманитар проекты кысаларында Вахитов районында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Үткәннәрнең битләреннән» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара ветеран хатын-кызларга багышланган иде, һәм анда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәреснең максатлары: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, ил тарихына, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, сугыш елларында совет солдатлары һәм хатын-кыз тыл хезмәтчәннәре батырлыгына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Яшүсмерләр белән Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның батырлыгы турында интерактив әңгәмә үткәрделәр, шулай ук балалар «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» дигән видеоролик карадылар, «Тарих белгечләре» дигән викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International