Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 030 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 107 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 3 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 677, 691, 1 704 һәм 283 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Кама Аланында эшсез гражданнар санының 2 кешегә артуы күзәтелә.
Менделеевск шәһәрендә атна эчендә хәл үзгәрмәде, анда рәсми рәвештә теркәлгән 99 эшсез кеше исәпләнә.