Хисап атнасында татарстанлыларга 4 665 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2021 елның 3 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 30 049 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 179 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,48 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 959 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 665 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,63 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 887 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 84 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International