12 апрель Казанда Космонавтика көне буларак кына билгеләнеп үтелмәде. Бу көнне ТР студентлар лигасы КВН уеннарының чирек финал ярышлары да булып узды. 13 команда оста юмор хисе, иҗади импровизация, кабатланмас итеп теманы ачулары белән республиканың иң көчле КВН командасы исеме өчен киеренке көрәшне башлап җибәрде. Башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы күңелле һәм тапкыр яшьләр тамашачы һәм жюри игътибарына икешәр конкурс - визит карточкасы һәм биатлон ярышларын тәкъдим иттеләр.
Беренче уен нәтиҗәләре буенча, ярымфиналга иң күп балл җыйган "Аталар", "Вассерман" һәм "Ай тирәли биюләр" дип исемләнгән өч команда чыкты. Икенче уенда исә "Профтехбелем җыелма командасы", "Кече Вузлар җыелмасы" һәм «Эпатаж» командалары ярымфиналга булган юлламаларны алуга ирештеләр.