«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә телләр төрлелеге турында сөйләштеләр

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы датаны бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Н. В. Савайтан «Минем туган телем» дигән танып-белү дәресе үткәрде.

Дәрестә балалар җирдә төрле телләрнең ничек килеп чыгуы турында риваять белән таныштылар, төрле халыкларның телләре турында кызыклы фактлар белделәр, викторинада бик теләп катнаштылар һәм табышмакларга җавап бирделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр үзләренең туган телләрендә: татар, рус, чуаш телләрендә шигырьләр сөйләделәр.

Чара балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итте, телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International