Әлмәттә балигъ булмаганнар белән танып-белү дәресе үткәрделәр

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

17 февраль көнне Әлмәт районының 8 нче балалар китапханәсендә «Кеше. Дәүләт. Закон» дигән танып-белү дәресе узды. Анда балигъ булмаган балалар катнашты. Әлеге чараны оештыруда «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә катнашты.

Әңгәмә формасында узган дәрес барышында балалар дәүләтнең төп законнары белән таныштылар, җинаять җаваплылыгына ничә яшьтән тартылу турында белделәр. Мондый чаралар балаларда актив гражданлык позициясе формалаштыра, хокукый аңны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International