19 нчы февраль көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Биектау районы Әлдермеш авыл җирлеге китапханәсендә социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырдылар.
Чара Халыкара туган тел көне кысаларында оештырылды һәм татар шагыйрьләренең үлемсез әсәрләрен бергә укуга юнәлдерелгән иде. Китапханәнең бер генә кунагы да шагыйрьләрнең әсәрләренә битараф калмады, һәркем аларда үз күңеленә якын юллар һәм сүзләр тапты. Барлык катнашучылар да якташлары язган китаплар атмосферасына чумып, бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
Соңыннан социаль хезмәт алучылар чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.