«Салават күпере» үзәгенең көндезге тору бүлегендә бәйрәм чарасы узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору бүлегендә социаль педагог Ольга Лукашова һәм психолог Ольга Колганова Ватанны саклаучылар көненә багышланган конкурс чарасы уздырдылар.

Очрашу башында Ольга Лукашова катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм ил сакчылары турында сөйләде. Ике командага бүленеп, егетләр һәм кызлар «Баһадирлар сугышы», «Шоферлар», «Очучылар», «Пешекче», «Разведчиклар» кебек конкурсларда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Соңыннан кызлар бәйрәм уңаеннан егетләргә татлы сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International