Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ир-атлар өчен бәйрәм концерты оештырылды.
Социаль хезмәтләр алучылар алдында интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева чыгыш ясады, ул һәркемгә дә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм тыныч күк йөзе теләде.
Хезмәткәрләр җырлар, биюләр, викторинадан торган тематик программа әзерләгән иде. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды һәм өлкәннәргә бик күп күңелле эмоцияләр бүләк итте.