Заманча социаль эш векторларының берсе – озак вакыт карау системасы кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән үзара хезмәттәшлекнең гадәти булмаган юлларын эзләү. Һәр белгечкә кебек үк, социаль хезмәткәргә дә үз карамагындагылар белән уңышлы хезмәттәшлек итү өчен үзенең һөнәри белемнәрен, осталыгын һәм күнекмәләрен даими рәвештә арттырырга кирәк.
19 февраль көнне Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәткәрләр белән гомуми җыелыш булып узды. Очрашуның темасы – «Озак вакыт карау системасы кысаларында яңа программалар һәм технологияләр эшләүдә һәм практикага кертүдә актив катнашу».
Чара семинар формасында узды һәм һөнәри осталыкны камилләштерүгә, хезмәткәрләр арасында тәҗрибә уртаклашуга, озак вакыт карау системасы кысаларында методик эш һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү буенча эш алып баруга юнәлдерелгән иде. Үз тәҗрибәләре белән яңа кызыклы методикалар кертә алган яңа хезмәткәрләр дә уртаклашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәткәрләрнең кызыклы идеяләре һәм технологияләре күп. Мондый семинар-киңәшмәләр белгечләрнең иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен үзенчәлекле трамплин булып тора һәм социаль хезмәт алучыларның лаеклы тормышын тәэмин итү буенча эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.