Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм белгечләр А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте буенча спектакль куйдылар.
Бу мавыктыргыч әкиятнең геройлары – җәнлекләр һәм кошлар. Йорт хайваннары һәм кош-кортлар үрдәкне урманга, хуҗаларын эзләргә җибәрәләр һәм өйдә ялгыз калулары хакында берәүгә дә сөйләмәскә кушалар. Әмма үрдәкнең бер генә серне дә саклый алмавы ачыклана. Вакытында кайткан урманчы гына йорт хайваннарын һәм кошларны урман җәнлекләреннән коткара. Бу әкият сер сакларга һәм дусларыңның тормышын куркыныч астына куймаска өйрәтә.
Буйлы курчаклар балаларны өр-яңа мавыктыргыч дөньяга алып китте. Балалар әкият геройлары өчен борчылдылар, яраткан персонажларына авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү өчен сәхнәгә ашкындылар.
Белгечләр сүзләренә караганда, балаларда конкрет-образлы фикерләү яхшы булу сәбәпле, спектакль әкият сюжетын ныграк һәм дөрес итеп кабул итәргә ярдәм итә.