Быел кыш шактый карлы булды. Күптән түгел яуган кар нәтиҗәләрен бетерү өчен, бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
Кирәкле хуҗалык инвентаре алып, тармак белгечләре эшкә кереште. Хезмәткәрләр бергәләп балалар мәйданчыгына алып баручы юлларны, балалар мәйданчыгын, урам сәхнәсен һәм эскәмияләрне кардан чистарттылар. Хәзер үзәк территориясендә балалар белән төрле уеннар уйнарга, йөгерергә һәм хәтта урам тренажерларында шөгыльләнергә була.
