Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә палата шәфкать туташы Зөлфия Баһманова «Бозлавыкта җәрәхәтләнү профилактикасы» дигән темага лекция укыды.
Бозлавык вакытында егылулар еш кына имгәнүләр һәм баш мие җәрәхәтләнү сәбәбе булып тора. Аларны булдырмас өчен, аяк киемен сайлауга, йөрүгә, үз-үзеңне тоту һәм саклык кагыйдәләренә кагылышлы киңәшләрен үтәргә кирәк. «Аяк киеме тигезсез табанлы һәм югары каблуксыз булырга тиеш, бозлавыкта йөгерергә кирәкми. Егылганда бәрелүне йомшартырга тырышырга кирәк, моның өчен чүгәләргә һәм җыелырга киңәш ителә», – дип сөйләде катнашучыларга шәфкать туташы.
Чара ахырында шәфкать туташы тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук ул баш белән бәрелгән очракта һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерде.
Чарада 20 кеше катнашты.
