Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ел саен төрле спорт чараларында катнашалар. Бу ел да искәрмә түгел.
Ел башында социаль өлкә хезмәткәрләре җыелма командасы волейбол ярышларында катнашты. 14 февральдә «Россия чаңгы юллары» узды, анда комплекслы үзәк белгечләре мактаулы өченче урынны яуладылар.
Якын арада Теләче районында йөзү буенча ярышлар узачак, анда шулай ук «Чишмә» үзәге вәкилләре дә катнашачак.