Бөгелмә районында озак яшәүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә

2021 елның 20 феврале, шимбә

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре әби-бабайларны туган көннәре белән тәбрик итүләрен дәвам итәләр.

15 февральдә социаль хезмәткәр Елена Бебикова социаль хезмәт алучы Мәбрүрә Шакирҗан кызы Гарипованы котлады. Әбигә 97 яшь тулды.

Мәбрүрә Шакирҗан кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны. Яшенә һәм инвалидлыгына карамастан, Мәбрүрә апа актив тормыш рәвеше алып бара һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International