20-21 февральдә Татарстанның Биектау муниципаль районында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Көчле рухлылар» акциясе уза. Аны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәрә.
Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы ир-атларга өй җыештыруда булышалар, утын тезәләр, ишегалларын кардан чистарталар, хуҗалык эшләрендә булышалар. Социаль тармак белгечләре тарафыннан мондый игътибарга һәм кайгыртуга барлык өлкән кешеләр дә шат.