«Астра» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән әдәби әңгәмә

2021 елның 20 феврале, шимбә

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 19 февральдә Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Муса Җәлил иҗаты турында әңгәмә үткәрелде.

Дәреснең максаты шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән танышу, ватанпәрвәрлек хисе һәм нәфис әдәбият укуга мәхәббәт тәрбияләү иде. Чара башында тәрбиячеләр балаларга бөек шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр, балалар М. Җәлил турында фильм карадылар. Видеоматериал караганнан соң, тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең гаҗәеп һәм авыр тормышы турында фикер алыштылар.

Әдәби дәрес «Кызыл ромашка», «Батыр егет турында җыр», «Чишмә» шигырьләрен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International