Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары «Яшүсмер» клубында чираттагы төркемле дәрес үткәрделәр. Чара Халыкара туган тел көненә багышланган иде.
Белгечләр «Сүзләр иле буйлап сәяхәт» квесты үткәрделәр. Балалар Зирәклек проспектында булдылар, Кроссвордлар паркы буйлап йөрделәр, Табышмаклар тыкрыгына керделәр, анда тапкырлык, зирәклек күрсәттеләр һәм рус теле буенча белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук балаларга дөньяда күп телләр булуы, аларның кызыклы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чара рус теленә карата кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыруга, фикерләү эшчәнлеген активлаштыруга, интеллектны, игътибарны, хәтерне үстерүгә, шулай ук дуслык һәм үзара ярдәм хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.