Министр Эльмира Зарипова Түбән Камада «Преттль-НК» предприятиесендә булды

2021 елның 20 феврале, шимбә

19 нчы февральдә Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Түбән Кама предприятиеләренең берсендә булып кайтты. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев белән бергә алар «Преттль-НК» компаниясендә булдылар.

Автомобиль сәнәгате һәм көнкүреш техникасы өчен кабельләр һәм жгутлар җитештерү белән шөгыльләнә торган предприятиедә бүгенге көндә 320 кеше эшли. Биредә, нигездә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары тәрбияләүче хатын-кызлар эшли. Бу «Өй янында эшләү» проектын тормышка ашыруның менә дигән мисалы: «Преттль-НК» ярдәмендә яшь әниләр өйләреннән ерак түгел җирдә эшлиләр һәм юлга мөмкин кадәр кыска вакыт сарыф итәләр.

Предприятиенең планнарында җитештерелә торган продукция күләмен һәм эш урыннары санын тагын 100 кешегә арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International