Бу көннәрдә Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күпләрнең яраткан чарасы – “Исем бәйрәме” билгеләнеп үтелде. Традиция буенча, бу көнне туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне тантаналы рәвештә котладылар, бүләкләр һәм исемле окрыткалар тапшырдылар.
Интернат-йорты белгечләре һәм биредә яшәүчеләр тантананың сәбәпчеләренә җылы сүзләр җиткерделәр. Барлык җыелган кешеләрнең күңелләренә Анастасия Гайфуллина башкаруындагы үзе язган такмаклар һәм Михаил Туртыгин җырлаган “Теләк” җыры аеруча хуш килде.
Шулай ук хезмәткәрләр һәм гомер иткән өлкәннәр катнашында уйналган спектакль дә игътибарсыз калмады. Тамашачыны Көнчыгыш мохитенә алып кереп киткән костюмнар бөтенесен шаккатырды.
Белгечләр әйтүенчә, чара өйдәге сыман җылы, уңайлы шартларда узды.