Татарстанда 35 меңнән артык хезмәткәр кирәк

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
3 нче апрельдән алып 10 нчы апрельгә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләрдән 2528 эш урынына тәкъдимнәр кертелгән. Татарстанда эшче кулларга булган гомуми ихтыяҗ һаман да югары дәрәҗәдә кала бирә: 35516 вакансия әлегә буш.
Бу бигрәк тә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә сизелә. Биредә  оешма һәм предприятеләр  17503, 3856, 1916  эш урыны тәкъдим итәләр (тәртип буенча). Алексеевск районында исә хәл кискен дип бәяләнә, чөнки монда 8 генә вакансия исәпләнә. Сабада да 8 вакансия булса, Әлки, Апаста 12 һәм 15әр эш урыны бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International