Татарстанлыларны өч көнлек яллар көтә

2021 елның 20 феврале, шимбә

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында»гы 2020 елның 10 октябрендәге 1648 нче карары нигезендә, ял көне 20 февраль шимбәдән 22 февраль дүшәмбегә күчерелә.

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше).

Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 13 августындагы 588н номерлы боерыгы белән расланган Тәртип нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә ял көне эш көненә күчерелә торган очракларда, бу көнне эш дәвамлылыгы ял көне күчерелә торган эш көненең дәвамлылыгына туры килергә тиеш.

Шулай итеп, 2021 елның февралендә биш көнлек эш атнасында 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. 15 февральдән 20 февральгә кадәр эш атнасы алты көнгә кадәр арта. 20 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International