Биектау урамнарында “Иң яхшысы - сәламәт булу ” дип исемләнгән акция узды

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Биектауның комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре беренче урта мәктәп волонтерлары белән беррәттән “Сәламәт булу – шәп” акциясен үткәрделәр. Район халкын сәламәт яшәү рәвешенә тарту әлеге чараның максаты булып тора.
Акция Биектау урамнарында үткәрелде. Балалар узып баручыларга буклетлар өләштеләр. Чараны оештыручылар әйтүенчә, район халкы акцияне уңай кабул иткән.
Акция халыкны наркотиклар кулланудан кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау программасы кысаларында уздырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International