Министрлыкта “Ялкын” журналының балалар редколлегиясе әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл булып узды

2013 елның 9 апреле, сишәмбе
Бүген, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасында яшь журналистлар белән җанлы әңгәмә булып узды. Министр Айрат Шәфигуллин белән түгәрәк өстәл форматында әзерләнгән очрашуга балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен нәшер ителүче  “Ялкын” журналының балалар редколлегиясе әгъзалары килгән иде. Журналның яшь, актив баш редакторы Йолдыз Миңнуллина һәм бүлек редакторы Раилә Хәялиева җитәкчелегендәге делегация составында 8 тырыш, кызыксынучан, замана белән бергә атлаучы егет-кыз бар иде. Алар очрашуга, ерак араларны якын итеп, Татарстанның Апас, Саба, Кукмара, Кама Тамагы кебек районнарыннан килгәннәр.
Әңгәмә барышында Айрат Шәфигуллин балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да төгәл, тулы җаваплар бирде. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эш юнәлеше, томышка ашырыла торган программаларына тукталды. Аеруча һөнәри-техник белем алуның мөһимлеге, һөнәрле булуның бүгенге көн өчен ничаклы әһәмиятле булуы хакында бәян итте. “Иң мөһиме – башта һөнәр, аннан соң уку йортын сайлагыз”,- диде ул. Үзенең дә хезмәт юлын техникум тәмамлаганнан соң башлап җибәрүен искә төшерде. “Теләк кенә булу аз, зур тырышлык кирәк”, - диде министр һөнәр сайлау алдында торучы булачак чыгырылыш сыйныф укучыларына.
Чара бик күңелле узды. Министр Айрат Шәфигуллин белән күмәк фото һәм “Ялкын” журналы битләрендә тиздән дөнья күрәчәк  әңгәмә әлеге очрашуның якты истәлеге булып калачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International