Арчада урнашкан «Өмет башлангычы” тернәкләндерү үзәгендә дәвалауның яңа ысулларына мөрәҗәгать итәләр

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
          Соңгы елларда Арчаның “Өмет башлангычы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә су белән дәвалауның яңа ысулларын куллана башладылар. Бу барлык заман таләпләренә туры килгән “Арча” спорт комплексы ачылгач мөмкин булды.
           Хәрәкәт аппаратының бозылуы кебек диагнозларны дәвалауда физиотерапиянең бу ысулы иң тәэсирлеләрдән дип билгеләп үтәргә кирәк. 
           Үзәк карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр атнасына өч тапкыр, билгеләнгән вакытта, бушлай гына бассейнга йөриләр. Балаларның йөзү буенча тренерлары   Илшат Габдрахманов узган елның сентябрь аенда “Мөмкинлекләр чикләнгәннәр өчен җайлаштырылган физкультура” дигән квалификация курслары узган. Ул әлеге дәресләрдә уңай нәтиҗәгә ирештерүче уен ысулларын  актив куллана. Шулай ук балаларны йөзәргә өйрәтә, суда кызыклы ярышлар уздыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International