Алабуга психоневрологик интернатында азык-төлек хәзерләү буенча мастер-класс узды

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

             Алабуганың психоневрологик интернаты карамагында тәрбияләнүчеләр өчен бу көннәрдә “Үз кулларын белән хәзерләнгән өй ашлары” дигән дәресләр үткәрелде. Чараның практик өлешендә салат, гарнир, мич ашларын пешерүгә багышланган мини-тапшыру уткәрелде. Биредә яшәүчеләр өчен бу чараның тамашачылары булу гына түгел, хәтта пешерүдә катнашу мөмкинлеге дә тәкъдим ителде.

            Әлеге чарада катнашучылар дулкынлануларын җиңеп,  теге яки бу ашамлыкны ничек хәзерләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

            Дәресне оештырган үзәк белгечләре сүзенә карасак, мондый мастер-класслар катнашучыларга да, тамашачыга да бик кирәк һәм файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International