Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова тартылу буенча дәрес үткәрде. Чараның максаты – мускул корсетын ныгыту, умыртка баганасын коррекцияләү, өй шартларында стретчинг-гимнастика белән даими шөгыльләнүгә тотрыклы гадәт формалаштыру.
Иң элек катнашучылар тән җылыту өчен берничә күнегү башкардылар. Аннары инструктор аларга ничек дөрес итеп мускулларны тартырга һәм суларга кирәклеген күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм алга таба да аларны өй шартларында үтәргә тырышачакларын билгеләп үттеләр.
Әлеге чарада барлыгы биш кеше катнашты.