Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында узган кар чаналарында йөгерү буенча ярышларда булып кайттылар. Коллектив яшь спортчыларны яңа казанышларга омтылуларында хуплады.
Спартакиада интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләрне социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә, аларның талантларын һәм спорт осталыкларын күрсәтү өчен шартлар тудыруга ярдәм итә. Мондый ярышларны оештыру югары социаль әһәмияткә ия һәм заманча толерант җәмгыять формалаштыру өчен бик мөһим.
.jpg)