«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

3 нче февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Дәрес барышында балалар флорист һөнәре белән таныштылар. Алар флористика турында әңгәмәдә актив катнаштылар, фитодизайнер эшчәнлегенең мәгънәсен ачыкладылар. Бу төр эшчәнлек иҗади кешеләргә бик яхшы туры килә, фантазияне күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүмати өлештән соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр – эксклюзив чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International