Эш бирүчеләр республика халкына 45 727 вакансия тәкъдим итә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 27 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 34 916 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 694 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,72 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 727 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 955 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,76 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 347 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 94 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International