Тукай районында яшүсмерләр арасында суицидларны кисәтү буенча эш дәвам итә

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

«Тормыш матур!» балигъ булмаганнар арасында суицидаль тәртипне профилактикалау буенча программаны гамәлгә ашыру кысыларында 25 нче гыйнварда Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Минем киләчәк минем кулларда» дигән тренинг үткәрде. Чара 1 нче социаль участокта узды.

Тренинг уңай тормыш максатларын формалаштыруга һәм максатларга ирешүгә мотивацияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләреннән 16 балигъ булмаган бала катнашты. Психолог алар белән ышанычны һәм үз җаваплылыгыңның арттыруга, көчле яклар турында күзаллауларны актуальләштерүгә, төркемдә эмпатия һәм конструктив хезмәттәшлек сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрде.

Барлык куелган бурычлар да тормышка ашырылды, чараны оештыручылар катнашучылардан уңай кире элемтә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International