5 апрель көнне Яр Чаллының “Асылташ” балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә республика күләмендәге “Брейн-Ринг – 2013” атамалы интеллектуаль уен узачак. Чарада балигъ булмаганнар өчен махсус оешмалар карамагындагы балалар катнашачак. Бу көнне уен Татарстан Республикасында мәдәният экологиясенә һәм тирә-юньне саклауга багышлана.
Интеллектуаль уенда Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск һәм Саба районы тернәкләндерү үзекләре командалары катнашачак дип көтелә. Катнашучылар хәзерге вакытта тырышлык белән уенга әзерләнә, алар өй эшләрен хәзерләү һәм көнкүреш чүп-чарларыннан әйберләр эшләү белән мәшгуль.