Россиядә 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына бер ел калып бара

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Төгәл бер елдан, 2022 елның 22-28 гыйнварында, Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Аларда 107 илдән 2 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак. Шулай ук уеннарга 3 000 тирәсе волонтер һәм 4 000 мактаулы кунак һәм аларның гаилә әгъзалары да кушылачак. 2022 ел уеннары Special Olympics International эгидасы астында Россиядә узган беренче халыкара чара булачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – интеллект үсеше үзенчәлекләре булган кешеләр өчен иң дәрәҗәле спорт чараларының берсе. Уеннар Special Olympics (Махсус Олимпиада) глобаль хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булып тора һәм Россиядә инклюзив дөнья булдыруга һәм үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән. Чын Олимпия кыйммәтләрен гәүдәләндереп, Бөтендөнья Махсус уеннары сәяси бөтендөнья көн тәртибеннән тыш үткәрелә. Нәкъ менә шуңа күрә аларда медальләр зачеты һәм илләр арасында ярышлар узышы юк. Аларның миссиясе – инклюзив җәмгыять үсешенә өлеш кертү, интеллект үсеше чикләнгән кешеләргә үзләренең спорт күнекмәләрен һәм талантларын күрсәтү өчен тигез мөмкинлекләр, ә чикләүсез кешеләргә хәрәкәтнең һәм гомумән инклюзив мәдәниятнең бер өлеше булу мөмкинлеге бирү.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов: «Спорт чикләрне белми, һәм Махсус Олимпия уеннарын уздыру – моның ачык дәлиле. Оештыручылар алып барган игелекле миссия Татарстанның төп принципларын да тулысынча чагылдыра – бу һәркем өчен тигез мөмкинлекләр. Республика безгә ышанып тапшырган чараларны оештыруга һәрвакыт зур җаваплылык белән карый, һәм 2022 ел Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары искәрмә түгел».

Бөтендөнья уеннары программасы 7 спорт төреннән тора: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чаналарында йөгерү. Төп ярышлардан тыш, уеннар инклюзив спортны үстерү буенча өстәмә инициативаларны үз эченә ала. Моннан тыш, чара кысаларында уеннарны үткәрүдә тәҗрибә уртаклашу буенча белем бирү һәм һөнәри чаралар узачак.

2021 ел дәвамында 2022 елгы уеннарга Россия җыелма командасын туплау өчен берничә сайлап алу ярышлары узачак. Шулай итеп, 2021 елның 3-8 февралендә Казанда сынау ярышлары сыйфатында кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узачак. Ярышлар 2022 ел уеннарының 6 спорт 6 төре буенча узачак (флорболдан тыш).

Уеннарга әзерлек барышы турында соңгы яңалыклар белән оештыру комитеты аккаунтларында, Instagram, Facebook һәм Vk.com платформаларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International