«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрне Буа үзәк район хастаханәсенә китерү эшен дәвам итәләр.
Көн саен, расланган график буенча, махсус автотранспорт өлкәннәрне диспансерлаштыруга китерә. Бу юнәлештә эш социаль яклау һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең ведомствоара хезмәттәшлеге нигезендә төзелгән.
Әлеге хезмәт гражданнарга «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында күрсәтелә. Аның күрсәткечләренең берсе – эшкә яраклы яшьтән олырак гражданнарны профилактик күзәтүләр, шул исәптән диспансерлаштыру белән колачлау. Диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар өлкән буынның гомер озынлыгын арттыруга, аларның актив озын гомерлелеген саклауга юнәлдерелгән.