Бүген, 4 апрель көнне «АК БАРС» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы башлангыч һәм урта белем һөнәри учрежденияләре командалары арасында зирәкләр һәм тапкырлар клубының финал уеннары узачак.
Биредә зирәкләр һәм тапкырлар клубының зоналы финал уеннарында җиңүчеләр көч сынашачак. Иң көчле дип табылган 12 команда жюри әгъзаларын юмор һәм тапкыр җаваплар белән гаҗәпләндерергә тырышачак.
Финал уеннарына кадәр Кукмара, Саба, Сарман һәм Бөгелмә авыл хуҗалыгы көллиятләре, Яр Чаллы, Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан политехник көллиятләрдә белем алучы егетләр-кызлар, Кама дәүләт автомеханика техникумы командасы, шулай ук Түбән Каманың нефтехимик көллияте уенчылары, һәм Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Халыкара сервис көллияте вәкилләре барып җиткән.
Хәзерге вакытта хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне үзләштерүче уенчылар зур тырышлык белән финал уеннарына әзерләнәләр.
Чарага Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Министрлар Кабинеты, башка министрлык һәм ведомстволар вәкилләре чакырылган.