Мандалотерапия – эмоциональ халәтне яхшырту, киеренкелекне киметү, хисләрне чагылдыру, иҗат үсеше өчен арт-терапия инструментларының берсе. Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучылар белән шундый дәрес үткәрде.
Изотерапия техникасы буларак, мандалотерапия циркуляр композицияләр ясауны күздә тота. Мондый иҗади дәресләрнең максаты булып эмоциональ халәтне коррекцияләү, үз-үзеңне тотуны нормальләштерү, катнашучыларның актуаль кәефен диагностикалау тора. Төрле төсләргә буялган мандала яшәүчеләрнең эчке дөньясын һәм психологик халәтен чагылдыра, бу исә социаль хезмәт алучылар белән алга таба нәтиҗәле эш алып барырга мөмкинлек бирә.