«Изгелек» тернәкләнүчеләренә күкрәк читлеге массажының файдасы турында сөйләделәр

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнварда Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең массаж буенча шәфкать туташы Г. Мостафаева «Бронхит вакытында күкрәк читлеге массажы» дигән темага дәрес үткәрде.

Чарада биш социаль хезмәт алучы катнашты. Аларга авыру вакытында массажның файдасы, аның дәвалау үзлекләре турында сөйләделәр. «Бронхит вакытында дәвалау массажы кан белән тәэмин итүнең яхшыруына һәм организмнан токсиннар чыгаруга, матдәләр алмашын активлаштыруга, күкрәктәге авыртуны бетерүгә ярдәм итә», – дип сөйләде катнашучыларга шәфкать туташы. Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, процедура башланыр алдыннан авыруның тән температурасы күтәрелмәвенә инанырга кирәк.

«Медикаментоз дәвалау белән бергә комплекста мондый алым чирне тизрәк җиңәргә мөмкинлек бирә», – дип нәтиҗә ясады Г. Мостафаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International