15 гыйнвар көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Иске Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Ул күңелле кәеф булдыруга гына түгел, ә балаларны яңа һәм иске стильләр буенча Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштыруга да юнәлдерелгән иде.
Музыка залында балаларны күңелле Кар бабай каршы алды. Ул катнашучыларга тылсымлы бәйрәм һәм аның традицияләре турында сөйләде. Балалар аның белән кышкы уеннар уйнадылар.
Бәйрәм ахырында яшь катнашучылар татлы бүләкләр алдылар.