Апасның “Таң” үзәге карамагындагы өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтелде

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
Апасның “Таң” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Сак булыгыз – кар эри” акциясе игълан ителгән. Чараны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештыра.
Өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү кебек игелекле эшкә социаль хезмәткәрләр район мәктәпләрендә укучы 53 волонтерны да җәлеп иткәннәр. Балалар өметләрне аклаган: алар үзәк карамагында булган 45 кешенең йорт түбәләреннән кар төшереп, юлларындагы бозны ватканнар, эрегән су тизрәк агып бетсен өчен,  канаулар казып куйганнар. Үзәк белгечләре җитәкчелегендә волонтерларлар шулай ук мунчага су ташырга ярдәм итеп, ягулык утын да хәзерләп киткәннәр.
“Таң” хезмәткәрләре сүзләренә караганда,  әлеге акцияне, һава торышына карап, агымдагы ай буе уздыру күздә тотыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International