2020 елда озак вакыт карау системасы белән 3 682 татарстанлы колачланган

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы 2019 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектында катнаша.

2020 елда республиканың 13 муниципаль берәмлегендә 3 682 кеше, ягъни социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларның 16,1 % ы озак вакыт карау системасы белән колачланган. 302 хезмәткәрне укыту оештырылган.

Ике дәүләтнеке булмаган оешма тарафыннан «Караучы» хезмәте даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган 775 татарстанлыга күрсәтелгән.

Моннан тыш, түбәндәге стационар алыштыручы технологияләр кертелде:

- республиканың 36 районында өлкән кешене тәрбиягә алган 37 гаилә булдырылды;

- мобиль бригадалар авылларда 2 384 ялгыз өлкән яшьтәге кешедә булып кайтты;

- карау нигезләре буенча 1 791 авыруларның туганы белем алды;

- Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Арча һәм Түбән Кама муниципаль районнарында 5 учреждение базасында психик тайпылышлары булган 159 өлкән яшьтәге кеше көндезге бүлектә торды.

Шулай ук 2020 елда озак вакыт карау системасы кысаларында Яңа Чүриле психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа корпусы ачылды.

Быел озак вакыт карау системасы проектын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрен дә җәлеп итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International