Социаль контракт кысаларында эшкә урнашу юлы белән гражданнарның керемнәрен арттыру ярлылыкны киметүнең төп инструменты булып тора.
2020 елда Татарстан Республикасында түбәндәге юнәлешләр буенча 9 623 социаль контракт төзелгән:
- эшкә урнашу өчен – 3 015;
- һөнәри белем алуга яки өстәмә һөнәри белем алуга – 82;
- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга – 174;
- кешенең авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлтелгән башка чараларны тормышка ашыруга – 6 352.
Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә социаль контрактлар төзегән гаиләләрнең 35 % ы ярлылыктан чыккан.
2021 елда бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. «Муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча 2021 елга куелган күрсәткечләргә ирешүне контрольдә тотуыгызны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте бүген министр Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.