«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге йолдызлы календарь тәкъдир итәргә җыена

2013 елның 29 марты, җомга
Казанда урнашкан «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге үзенең 12 еллыгы уңаеннан бәйрәм календаре бастырырга җыена дип язган идек инде. Әлеге яңа басма битләрендә үзәктә тәрбияләнүче балаларның Олимпия чемпионнары, “Голос” проектында җиңү яулаган Динә Гарипова һәм Эльмира Калимуллина, Ак Барс хоккей командасы сакчысы Евгений Медведев һәм башкалар белән бергә төшкән рәсемнәре урын алырга тиеш иде.
Һәм менә 2 апрельдә, Мега сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә, «Апрель» тернәкләндерү үзәге һәм волонтерлар белән бергәлектә әзерләнгән хәйрия акциясе булачак. Әлеге чараның төп вакыйгасы әлеге дә баягы йолдызлы календарьне тәкъдир итүдән гыйбарәт. Бу көнне шулай ук балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрдән торган күргәзмә дә эшләячәк.
Хәйрия акциясенең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын инвалид балалар проблемасына юнәлтү. Оештыручылар сүзләренә караганда, алар кешеләргә мөмкинлекләре чикле балалар да шулай ук уйный, көлә, моңая һәм ярата ала дип әйтергә телиләр.
Шуны билгеләп үтү урынлы: 2 апрель инде 7 ел рәттән “Бөтендөнья аутизм хакында мәгълүмат тарату көне” буларак билгеләп үтелә. Бүген һәр йөзенче бала аутик характердагы чирләрдән интегә икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International