2020 нче елның 29 нчы декабрендә Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның битараф булмаган кешеләренә иганәчеләр һәм волонтерлар белән бергә «Яхшылык бүләк итик» дигән хәйрия акциясе үткәрделәр.
Акция кысаларында комплекслы үзәк белгечләре мохтаҗ булган гаиләгә район халкының уртак көче белән җыелган азык-төлек җыелмалары, көнкүреш химиясе, балалар кирәк-яраклары һәм туклану әйберләре, телевизор тапшырдылар.
Чара барышында үзәк хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә җылыту системасына ремонт ясадылар, су белән тәэмин итү системасында җитешсезлекләрне бетерделәр һәм яшь әнигә торак бүлмәсен җыештыруда булыштылар.
Иганәчелек ярдәме белән Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар һәм бөтенесенә Яңа ел кәефе бүләк иттеләр.