Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» үзәгендә дәвалау физик культурасы буенча инструктор Ләйсән Зыянгирова «Спорт эстафетасы» физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәтләр алучыларны актив ялга җәлеп итү, хәрәкәт активлыгын арттыру.
Традиция буенча чара ике командага бүленүдән башланды: «Барслар» һәм «Ук». Алга таба сәламәт көндәшлек, үзара ярдәм һәм дуслык атмосферасында катнашучылар авыруларының үзенчәлеген исәпкә алып, түбәндәге спорт биремнәрен үтәделәр: «Снайперлар», «Тиз йөрүчеләр командасы», «Капка аша», «Гольф», «Сикерүче». Шулай ук тернәкләнүчеләр шаян сорауларга җавап бирделәр.
Катнашучылар спорт дәрте белән барлык күнегүләрне дә башкардылар, үзләрен көчле, җитез һәм зирәк итеп тойдылар. Спорт чарасы ярдәмендә социаль хезмәт алучылар күңел күтәренкелеге, позитив һәм яхшы кәеф алдылар.
Әлеге чарада сигез кеше катнашты.