Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «яңа рус әбиләре» белән иске елны үткәргәннәр. Интернат хезмәткәрләре кызыклы бәйрәм оештырдылар, җылылык, шатлык һәм ышаныч атмосферасы тудырырга тырыштылар.
Яңа ел балында «Әкияттә кунакта», «Модный приговор», «Бозда биюләр» һәм «Дан минуты» телетапшырулары сәхнәләштерелде. Интернат-йортта яшәүчеләр уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.
Белгечләр «Бүлмәнең иң матур Яңа ел бизәлеше», «Иң матур бүлмә» конкурсларына йомгак ясадылар. Кичә ахырында Кыш бабай белән Кар кызы учреждение җитәкчесе З.Н. Лизунова белән бергә барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, нык сәламәтлек, шатлык һәм яхшы кәеф теләп Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.