«Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре «Кыш Бабайга хат» дигән акция оештырганнар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Быел Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре беренче тапкыр «Кыш Бабайга хат» дигән акция уздырганнар.

Акция кысаларында гражданнар балаларның Кыш Бабайга хатларында язылган хыялларын чынга ашыралар. Акция үткәрү чорында 7 бала теләк хатлары юллады.

Югары Ослан районының 5 эшмәкәре: Севастьянова Антонина, Михеев Роман, Тимофеева Арина, Корнева Наталья, Иванова Юлия – акцияне хупладылар һәм балалар өчен ашамлыклар җыелмасы һәм татлы бүләкләр оештырырга булыштылар.

Комплекслы үзәк белгечләре акциядә катнашучыларга балаларга бүләк иткән Яңа ел кәефе өчен рәхмәт белдерәләр һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә һәм ярдәм итүгә өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International