Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Савинова С.А. «Арт-терапия» технологиясе буенча «Яңа ел уенчыклары ясау» дигән иҗади дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади һәм акыл сәләтләрен үстерү, ял оештыру.
Социаль хезмәт алучылар бик теләп тылсымлы теләк шарларын ясадылар, бизәкләр, кәгазь һәм җепләрдән ясалган тулы бер композицияләр, кар бөртекләре кистеләр һәм ябыштырдылар. Дәрестә катнашучылар үзләренең фантазиясе белән шаккатырдылар, учреждениене кул эшләре белән бизәделәр.