Югары Ослан районында «Яхшылык бүләк итик» дигән акция узган

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан «Мята» матурлык студиясе осталары йөзендә волонтерлар һәм Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә «Яхшылык бүләк итик» акциясе кысаларында 2 балигъ булмаган бала тәрбияләүче ялгыз атага ярдәм күрсәткәннәр.

Волонтерлар һәм комплекслы үзәк белгечләре гаиләне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, нык сәламәтлек, игелекле башлангычларында уңышлар һәм 2021 елда бәхет теләделәр. Соңыннан Кыш бабай белән Кар кызы азык-төлек җыелмалары һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар әкият геройларының визитыннан бик канәгать калдылар һәм Яңа ел күчтәнәчләрен шатланып кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International