21 нче марттан алып 28 нче мартка кадәр иң күп эшеннән чыгарылучылар эшкәртүче җитештерү өлкәсендә теркәлгән. Монда 151 кеше эшсез калган. Шулай ук узган атнада сәүдә һәм мәгариф өлкәләреннән 136 һәм 55 хезмәткәр эшеннән киткән.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә: транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 54, төзелештән – 51, дәүләт хезмәтеннән – 51, авыл хуҗалыгыннан – 49, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 44, коммуналь хезмәтләрдән – 42, сәламәтлекне саклаудан – 23, кунакханә бизнесыннан – 23, файдалы казылмалар табудан – 18, финанс эшчәнлегеннән – 17, энергетика тармагыннан – 15 кеше эшеләреннән азат ителгән. Балыкчылык тармагында ничә ай рәттән инде бер генә эштән җибәрү очрагы да теркәлмәгән.