Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 35372 вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек арта бара. Шулай итеп, 21 нче марттан алып 28 нче мартка кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24249 кеше исәпкә баскан. 18133 ачык эш урыны белән беренчелекне Казан шәһәре алып тора. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Камада һәм Менделеевск районында 3887, 2045, 1926 эш урынына квалификацияле кадрлар таләп ителә. Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Чистай районнарында барлыгы 5000 артык эш урыннары бар.
Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән ачык эш урыннары Татарстанның барлык районнарында да бар дип, билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да кайбер төбәкләрдә эшсезләр саны эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗдан күбрәк. Тик хезмәт базарындагы киеренкелек коэффиценты хисап атнасы ахырына 0,7 кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсез кешегә 2 дән артык хезмәт урыны туры килә.